“Ямьле Саба” яр буенда Бөек Җиңүнең 77 еллыгына  багышланган җиңел атлетика ярышлары үткәреләчәк
Кичә, бүген, иртәгә

“Ямьле Саба” яр буенда Бөек Җиңүнең 77 еллыгына багышланган җиңел атлетика ярышлары үткәреләчәк

Халыкны спортка тарту, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатында 7 майда Бөек Җиңү­нең 77 еллыгына багышланган җиңел атлетика ярышлары үткәреләчәк.

Йөгерешчеләргә старт иртәнге сәгать  11дә Сабинка яр буе трассасында бирелә. Ярышлар 8 яшь категориясендә  үткәрелә. Иң  кечкенәләр  – I-II сыйныфлар  500  метрга, III-VI сыйныфлар  – 1,  VII-VIII сыйныфлар  – 2,  югары сыйныфлар  һәм 40-60  яшьтәгеләр –3, 18-39 яшьлекләр 5  километрга  йөгерә. Катнашучыларны теркәү 10.00-10.45 сәгатьләрдә була. Стартка басар  өчен һәркемнең табиб биргән  рөхсәт  язуы булырга тиеш. Бөек  Җиңүнең 77 еллыгына багышланган  җиңел  атлетика  кроссы 6 майда  Шәмәрдәндә дә  үткәреләчәк. Старт футбол  мәйданчыгында 18  сәгатьтә бирелә.


Нет комментариев