Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

“Яшел хыял” бәйгесе

Татарстан Республикасы территориясендә Дәүләт Советы депутаты,  Экология, табигатьтән файдалану комитеты әгъзасы Марат Галиев теләктәшлегендә  инде дүртенче  ел  “Яшел хыяллар” балалар иҗаты  конкурсы  үткәрелә.

Үсеп  килүче  буында ватан тарихына, илебезнең героик үткәненә һәм бүгенгесенә  ихтирамлы  караш формалаштыру максатында конкурсны 25 майдан 10 июльгә кадәр быел да оештыру  планлаштырыла. Бәйгедә “Көч дөреслектә” дигән темага Мамадыш һәм Саба районнарының 8-17  яшьлек укучылары катнаша ала. Иҗат эшләренә бәя “Шигырь”, “Җыр”, “Рәсем” номинацияләрендә биреләчәк. Җиңүчеләр 8-10, 11-13 һәм 14-17  яшьлекләр арасында билгеләнәчәк.  Проектның максаты: балаларда горурлык хисләре, Россия  Федерациясенең традицияләренә, мәдәни һәм тарихи  үткәненә ихтирам  формалаштыру  өчен шартлар тудыру  һәм балаларның интеллектуаль- иҗади потенцилы үсешенә  булышлык итү. Тулырак  мәгълүматлар  белән   https://зеленые-мечты.рф. рәсми  сайтында танышырга   мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев