Җәйге челләдә нишләргә: табиб киңәшләре
Синоптиклар 37 градуска кадәр эсселек вәгъдә итә.
Татарстан синоптиклары хәбәр итүенчә, 24 июньгә кадәр республикада аеруча эссе булачак. Һава температурасы 37 градуска кадәр җитәргә мөмкин. Бу гадәти көннәрдәге уртача температурадан 9 градуска югарырак дигән сүз. Белгечләр мондый һава торышын аномаль дип бәяли.
Табиблар исә эссе көннәрдә сәламәтлеккә карата аеруча игътибарлы булырга куша. Җәйге челлә йөрәк-кан тамырлары авырулары булган кешеләргә тискәре йогынты ясый. Нәтиҗәдә, баш һәм йөрәк авыртырга, кан басымы уйнарга мөмкин.
Җәйге эссене җиңелрәк кичерер өчен табиблар:
- Кызу көннәрдә ачык һавага сәгать 10-11ләргә кадәр чыгарга, мөмкин кадәр агач күләгәсендә торырга куша.
- Су режимын сакларга - тәүлеккә 2,5-3 литр су эчәргә кирәк.
- Тәүлек рационында майлы һәм аксымлы азыкны чикләргә кирәк. Күбрәк яшелчәләр һәм җиләк-җимешләр ашарга куша.
- Эсседә авыр физик эштән һәм спорт белән шөгыльләнүдән тыелып торыгыз, ди.
Мондый эсседә кояш та сугарга мөмкин. Эссе кабуның беренче билгеләре: бит кызара, баш бик каты авырта, күз аллары караңгылана, соңыннан күңел болганырга, баш әйләнергә мөмкин, сулыш алуы авырлаша, тән температурасы күтәрелә. Мондый вакытта хәле начарланган кешене тизрәк күләгәгә яки салкынчарак урынга алып чыгарга кирәк. Башын югарырак күтәртеп яткырырга, кысып торган киемнәрен салдырырга яки чишеп җибәрергә кушалар. Авыруның өстенә салкын су сибеп, юеш җәймә белән төреп куйсаң, маңгай турысына салкын компресслар куйсаң файдалы. Авыруга күп итеп су эчертегез. Кеше аңын югалткан очракта, нашатырь спиртында чылатылган мамык иснәтеп, аны аңына китерергә кирәк. Күңеле болгана башласа, авыруны яны белән яткырыгыз. Мондый хәл килеп чыкмасын өчен, эсседә яланбаш йөрмәгез һәм кояш астында озак тормаска тырышыгыз, ди табиблар.
Шәһри Казан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев