Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Юридик һәм физик затлар өчен «Льготалы лизинг» программасы проекты эшләнде

Татарстан хөкүмәте республиканың өч банкының лицензиясе алыну сәбәпле, әлеге банкларның клиентлары - юридик һәм физик затлар өчен «Льготалы лизинг» программасы проектын эшләде.

Икътисад министрлыгы вәкилләре сүзләренчә, әлеге программа кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына ярдәм итүгә юнәлдерелгән. Программа проекты нигезендә теләсә кайсы төрдәге мөлкәт өчен еллык 8 процент белән 5 һәм 3 елга кадәр вакытка финанс арендасы каралган. Шулай ук түләүләрне ике айга соңарып кертү мөмкинлеге бар. Хөкүмәт тарафыннан программаның ике варианты каралган: стандарт һәм кире кайтару лизингы. «Кире кайтару" лизингында лизинг алучы үз активын сата һәм аннан шуны ук озак вакытка арендага ала. Программада катнашучыга әйләнеш средстволарын ташламалы шартларда тулыландыру мөмкинлеге бирелә. Шулай итеп аңа кыска вакыт эчендә акча кереп, эшчәнлеген дәвам итү мөмкинлеге булдырыла. Стандарт лизинг - төп средстволарны ташламалы шартларда алу. Суммасы - 10 миллионга кадәр. Тулырак мәгълүматны Татарстан Республикасы эшмәкәрлеккә булышлык итү үзәгенә (тел: (843) 524-90-90) яки (843)570-54-44 телефонына (лизинг компаниясе) шалтыратып алырга була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев