Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кино-театр

Казан тирәсендә төшерелгән беренче интерактив фильм дөнья күрде

Төп рольләрнең берсендә - Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры актеры Фәнис Җиһанша.

Казан тирәсендә төшерелгән "D.A.N." исемле беренче интерактив фильмның дөньякүләм премьерасы узды. Бу хакта аның продюссеры Рамил Таҗетдинов үзенең социаль челтәр битендә хәбәр итә.

Төп рольләрнең берсендә - Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры актеры Фәнис Җиһанша. Фильмда ул "Татарин" кушаматлы тотылган машиналар сатучысын уйный.

«Бу фильм – автоузышлар һәм гадел ярыш турында. Аның төп мәгънәсе шунда: әгәр җиңүгә бара торган юлда син хәрәмләшәсең икән, ахырың хәерсез була. Ярышта бары тик гаделлек һәм тырышлык белән җиңәргә мөмкин”, - ди Фәнис Җиһанша.

"Фильмны бары тик смартфоннарда Movika түләүсез кулланма аша карарга була. Проект шулай ук инглиз теленә тәрҗемә ителеп, халыкара аудиториясе өчен дә кулланырлык итеп ясалды", - ди ул.

  • Интерактив фильм - тамашачыга виртуаль уеннардагыча сюжет белән идарә итәргә мөмкинлек бирүче видеожанр.

Фото: архив/Ильнар Тухбатов

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев