Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәшләр

Артроз, остеопороз кебек авырулар тоз утырудан килеп чыгамы?

Артроз, остеопороз кебек авырулар тоз утырудан килеп чыга һәм шуның нәтиҗәсендә арка, тез, бармаклар сызлый, буыннар бөгелми башлый, дибез.

Чынлыкта, бу бик үк дөрес фикер түгел. Мәсәлән, артроз буыннар ялкынсынганда барлыкка килә.

Остеохондроз умыртка баганасы тукымасы үзгәрү йогынтысында хасыйл була. Шуңа да тоздан куркырга кирәкми. Әмма кулланганда аның күләмен чикләү хәерле.

Тоз урынына азыкка сарымсак, суган, чикләвек, йөзем салырга мөмкин.

Туклану рационына калийга бай ризыклар кертү, әйтик, бәрәңге, яшел салат, кипкән җиләк-җимеш, банан белән туклану мөһим.

Тоз озак саклана торган консерва, ярымфабрикатларда күп.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев