Саба таңнары

Сабинский район

16+
Киңәшләр

Корбанга мал чаласы булса...

Бөтендөнья мө­сел­­­­ман­на­ры­ның төп бәй­рәм­нәреннән берсе – Корбан гаете якынлаша

Бөтендөнья мө­сел­­­­ман­на­ры­ның төп бәй­рәм­нәреннән берсе – Корбан гаете якынлаша. Ул быел 27 майга туры килә. Ибраһим пәйгамбәрдән килгән гадәт буенча, бу көнне мөселманнар корбан чала.

Корбанлык малны чит тө­бә­к­ләрдән яки күрше-тирә районнардан алып кайтучылар бар. Район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Зөлфәт Ганиев  хәбәр итүенчә, район территориясенә терлекләрне санк­­циясез алып кайту очраклары быел нык чикләнгән.

“Бу мәсьәләгә район ветеринария берләшмәсе дә җитди  карый һәм үзенә йөкләнгән  вәкаләтләрне  үти. Беренче чиратта  чалынасы  малның сау-сәламәт, имгәнмәгән булуы мө­һим. Шуңа күрә читтән алыпсатарлар алып кайткан, ветеринария кәгазьләре булмаган малны сатып алырга ярамый. Тик­ше­релгән, тиешле документлары булганнарын гына алырга рөхсәт итәбез. Чөнки тикшерелмәгән маллар белән  бруцеллез, ящур кебек  йогышлы авырулар ияреп кайтырга мөмкин. Районыбызда корбанга чалыр өчен маллар җитәрлек. Мисал өчен, мөгезле эре терлекләр саны 10600 баштан артык,  шуның 3960ы шәхси хуҗалыкларда асрала. Корбан гаете көннәрендә социаль уч­реждениеләргә хәйрия ите тапшырырга теләүчеләр булса, безнең  хезмәткәрләр ул көннәрдә кизү торачаклар”, – диде җитәкче.

Фото: Ясалма фәһем 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев