Саба таңнары

Сабинский район

16+
Киңәшләр

Хуҗасыз этләр: гадәттән тыш хәл режимы

Моны белү кирәк

Мәгълүм булганча, 2025 елның декабрендә Татарстан Дәүләт Советы депутатлары ашыгыч очракларда хуҗасыз хайваннарга эвтаназия кулланырга мөмкинлек бирә торган законны хупладылар. Бу башлангыч Васильево бистәсендә булган фаҗигадән соң тәкъдим ителде: ноябрь аенда караучысыз этләр 9 яшьлек кызга һөҗүм итте, нәтиҗәдә ул хастаханәдә вафат булды.

Шуннан соң Татарстанда хуҗасыз хайваннар белән эш итү өлкәсендә гадәттән тыш хәл режимын кертү тәртибе расланды. Әлеге башлангыч хайваннарны массакүләм тотуны, шулай ук 20 көн эчендә аларга хуҗа табылмаса, юк итүне күздә тота. Режим ике нигездә кертелергә мөмкин: хайваннар арасында куркыныч авырулар таралу сәбәпле карантин игълан ителгәндә һәм хуҗасыз хайванның кешегә һөҗүм итеп, үлемгә яки сәламәтлеккә уртача йә авыр зыян китергән очракта. Шундый  вәзгыять  килеп туганда муниципаль хакимиятләр Баш ветеринария идарәсенә мөрәҗәгать юллый. Карар кабул итү өчен идарәгә дүрт эш көне бирелә. Режим карар кабул ителгәннән соң өч көн эчендә кертелә. Әгәр сүз кешегә һөҗүм турында бара икән, режим бу хәл турында билгеле булган мизгелдән алып, ике эш көненнән дә соңга калмыйча кертелергә тиеш. Режим кертелгән территориядә барлык хуҗасыз хайваннар тотып алына, шул исәптән стерилизацияләнгән һәм билгеләре (биркалары) булганнары да. Хайваннар вакытлыча тоту пунктларына тапшырыла. Әгәр 20 календарь көн эчендә элекке хуҗасы табылмаса яки яңа хуҗа чыкмаса, хайван йоклатып үтерелергә тиеш.

Бу  уңайдан район  ветеринария берләшмәсе начальнигы  Зөлфәт Ганиев үз   киңәшләрен бирде. “Узган елгы мәгълүматларга әйләнеп кайтсак: котыру авыруына каршы кыргый җәнлекләр өчен 42000 вакцина таратылды. Әлеге  чиргә  каршы 1031 эт вакцинацияләнде,  1012се чипланды һәм "Хорриот "системасында теркәлде. Эт тешләве һәрвакыт игътибар һәм тиз реакция таләп итә! Җәрәхәтләнгән кешегә беренче ярдәм күрсәтү, компетентлы хезмәтләргә хәбәр итү һәм, кирәк булса, хайванны ветеринария тикшерүе һәм күзәтү астында тоту   кирәк. Кичекмәстән тешләгән урынны сабын кулланып агып торган су астында юыгыз. Җәрәхәтне антисептик белән эшкәртегез  (хлоргексидин, перекись, спиртлы эремә).  Тирән җәрәхәтләрне табиб караганчы капламагыз.

Бу хәл турында район дәүләт ветеринария берләшмәсенә дә хәбәр итәргә  кирәк. Фаҗига урынын, вакытын, этнең тасвирламасын (төсе, токымы, җенесе, муенчагы/адреснигы булуы), хайванның киткән юнәлешен һәм, белсәгез – хуҗасының мәгълүматларын күрсәтегез. Мөмкин булса, шаһитләрнең элемтәләрен һәм хайванның  фаҗига урынының фотосын калдырыгыз.

Район дәүләт ветеринария берләшмәсеннән урынны тикшерү һәм хайванны тоту өчен махсус бригада киләчәк. Тотуны махсус әзерләнгән хезмәткәрләр, гуманлы чаралар һәм шәхси саклану чаралары кулланып башкаралар. Агрессив хайванны үзегез тотарга тырышмагыз – бу куркыныч. Тотылган хайванны тикшерәләр, кирәк булса, лаборатория тикшерүе үткәрәләр һәм гамәлдәге санитар кагыйдәләргә туры китереп карантинга/клиник күзәтүгә салалар. Тикшерү нәтиҗәләре буенча, алга таба ветеринария чаралары һәм зыян күрүчеләрне хәбәрдар итү турында карарлар кабул ителә”,– диде җитәкче.

Хуҗасыз  этләрне  аулау белән  "Мадьянкин С.А" шәхси предприятиесе шөгыльләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев