Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Конкурслар

Яңа ел чыршысы конкурсы

Районыбызда Яңа ел бәйрәменә әзерлек уңаеннан “Иң яхшы бизәлгән Яңа ел чыршысы” конкурсы игълан ителде.

Максаты  – биналар һәм территорияләрне матур итеп бизәүчене  ачыклау,  районда  яшәүчеләр һәм  кайткан  кунаклар  өчен  бәйрәм  атмосферасы булдыру, балаларның һәм  олыларның  кышкы  ялы өчен шартлар тудыру, Яңа  ел  чараларында  катнашучылар сәнгать иҗатын хуп­лау һәм халыкта матурлыкка кызыксыну  уяту, халыкның чисталык һәм тәртип саклауга  карата җаваплылык хисен арттыру. Конкурска  әзерлек буенча башкарылган  эшләрне махсус  комиссия 23 декабрьдә тикшерәчәк. Чыршылар, территорияләрне бизәгәндә,  фигуралар  ясаганда  «2022 ел – Россиядә халык сәнгате һәм матди булмаган мәдәни мирас, Татарстанда Цифрлаштыру еллары, 2023 ел – Россиядә педагоглар һәм  остазлар,  республикабызда  Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр еллары булачагы исәпкә алынырга тиеш. Әлеге конкурс турында нигезләмә, номинацияләр һәм эшләрне бәяләү критерийлары һәм Яңа ел кампаниясенә кагылышлы башка файдалы мәгълүмат белән район сайтының (http://saby.tatarstan.ru/tat/) “ЯҢА ЕЛ 2022/2023” бүлегендә  танышырга мөмкин. Конкурс нәтиҗәләре 2022 елның 31 декабреннән дә  соңга  калмыйча игълан ителәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев