Саба аграр көллиятендә иң якты һәм мөһим бәйрәмнәрнең берсенә — Укытучылар көненә багышланган тантаналы концерт булып узды!
Саба аграр көллиятендә бердәмлек, инициатива һәм иҗади якын килү нәтиҗәсендә концерт чын мәгънәсендә җылы, дулкынландыргыч һәм истә калырлык булды. Студентлар яраткан укытучыларына һәм җитештерүгә өйрәтү осталарына үзләренең тирән рәхмәтләрен белдерү өчен ихлас чыгышлар әзерләгәннәр.
Кадерле мөгаллимнәр! Сезнең хезмәтегез, зирәклегегез һәм чиксез сабырлыгыгыз өчен рәхмәт сезгә. Сез һөнәргә генә өйрәтеп калмыйсыз, сез һәр студентка җан җылыгызны саласыз. Сезгә ныклы сәламәтлек, сүнмәс илһам һәм рәхмәтле укучылар телибез!
Нет комментариев