Саба туган якны өйрәнү музее үзенең ишекләрен төрле төбәкләрдән килгән кунакларга һәрвакыт ачык тота. Үткән көннәрнең кадерен белеп, туган җирнең үткәнен өйрәнүгә омтылучы мәктәп коллективлары һәм укытучылар биредә еш була. Музей хезмәткәрләре әзерләгән экскурсияләр һәрвакыт бай эчтәлекле, мәгънәле һәм истә калырлык итеп оештырыла.
Күптән түгел Саба туган якны өйрәнү музее коллективы Казан шәһәре Яңа Савин районының 103 нче мәктәбе һәм 17 нче гимназиясе өчен «Туган як тарихы һәм истәлекле урыннары» дип исемләнгән туристик маршрут буенча мавыктыргыч экскурсия үткәрде.
Балалар һәм аларның җитәкчеләре музей залларында урнашкан экспонатлар аша районның бай тарихы, гореф-гадәтләре һәм күренекле шәхесләре белән якыннан таныштылар. Экскурсоводларның җанлы сөйләме, уникаль документлар һәм борынгы көнкүреш кирәк-яраклары кунакларда тирән тәэсир калдырды. Бу сәяхәт туган якның кадерен белергә, аның белән горурланырга һәм тарихка карата кызыксыну уятырга ярдәм итте.
Саба туган якны өйрәнү музее киләчәктә дә яңа кунакларны каршы алырга, аларга туган якның бай һәм катлаулы тарихын ачарга әзер. Тарихны өйрәнү — киләчәкне төзү ул.
Нет комментариев