Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Корруциягә - юк, дибез!

КҮЗ ЙОММАСАК – АФӘТ ҖИҢЕЛЕР

Коррупциягә каршы тору дәүләт сәясәтенең иң өстенлекле бурычларыннан берсе һәм прокуратура эшчәнлегенең дә мөһим юнәлеше.

   Эшнең нәтиҗәсе гражданнарның ришвәтчелек  мөнәсәбәтләрендә катнашырга теләмәвендә чагылырга тиеш.  Хәзерге шартларда ил  күләмендәге афәт системалы характер гына  алып калмады,  ул җитди дәрәҗәдә милли иминлеккә дә яный.  Кешенең  сәламәтлек саклауга, белем алуга, эшкә урнашуда хокуклары бозылуга  китерә.  Коррупция нәтиҗәсендә бюджет акчасы тигез бүленми, базар конкуренциясе  механизмы бозыла, кешеләрнең  хакимияткә ышанычы кими.  Прокуратура  эшчәнлегендә коррупциягә каршы  көрәштә  күзәтчелек  зур роль уйный. Әлеге юнәлештәге эшчәнлектә төп игътибар беренче чиратта дәүләт һәм муниципаль органнарында коррупциячел фактларны кисәтүгә һәм бетерүгә юнәлтелә. Прокуратура күзәтчелеге  чаралары ярдәмендә   хокук бозуларның төрле фактлары  ачыклана һәм  кисәтелә, нигез булганда  гаепле  физик һәм юридик затларны җаваплылыкка тарту мәсьәләсе  куела. Прокуратура шулай ук коррупциячел җинаятьләргә каршы  көрәштә хокук саклау органнарының эшчәнлеген координацияли, гадел хөкемдә дәүләт гаепләүчесе буларак  чыгыш  ясый. Җинаять-хокук өлкәсеннән тыш, прокуратура органнары хезмәткәрләре муниципаль органнарның, оешмаларның, вазифаи затларның  хокукый актларына коррупциягә каршы экспертиза үткәрү вәкаләтен гамәлгә ашыра.
2018 елның шушы  чорына прокуратура коррупциягә каршы тору өлкәсендә закон таләпләрен үтәмәүнең 48 очрагы ачыклады, аларның нәтиҗәләре буенча бер протест, 34 язмача искәртү бирелде, 32 вазифаи зат дисциплинар җаваплылыкка тартылды  һәм гомумкүзәтчелек тикшерү материаллары буенча бер җинаять эше кузгату турында  карар  чыгарылды.
Моннан тыш  прокуратура муниципаль һәм дәүләт хезмәткәрләр үзләренең  керемнәре, милекчелек хокукындагы, салым салу объектлары булган  мөлкәте һәм милек характерындагы   йөкләмәләре турында  дөрес булмаган белешмәләр бирү, мәнфәгатьләр  конфликты китереп чыгару белән бәйле хокук бозуларны да ачыклады. Коррупциячел гамәлләрне  кисәтәсе  урында  аны  йомып  калдыру очраклары да билгеле булды.
  Прокуратура  – коррупцияне  китереп  чыгаручы  сәбәпләргә   комплекслы  йогынты  ясый, шушы юнәлештә профилактика характерындагы нәтиҗәле чараларны гамәлгә ашыра  алучы  – универсаль орган. Шулай да уртак көч белән генә без коррупциягә каршы көрәштә тиешле нәтиҗәләргә ирешә алачакбыз. Коррупция күренешләренә юлыкканда, район прокуратурасына түбәндәге адрес буенча килеп хәбәр итәргә була: Байлар Сабасы, Мәктәп урамы, 54. Коррупция  факты турындагы  һәр сигнал прокуратураның аерым  контролендә булачак.


Энҗе Фәйзетдинова,
район прокуры ярдәмчесе

Фото: архив/Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев