Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Корруциягә - юк, дибез!

Намусыңны сатып, итмә табыш

Күренекле фикер иясе Акмулланың әлеге сүзләре белән килешми мөмкин түгел.Чыннан да, Ходай Тәгалә тарафыннан бирелгән гомереңне намус белән үткәрүгә ни җитә?! Ләкин тормыш без уйлаганча гына бармый.

Яхшылык белән начарлык янәшә йөри. Җәмгыятьтә коррупция  чәчәк ата. Күпләрдән "яхшы эшкә урнашырга”,"баланы бакчага урнаштырырга”, "табиб яхшы карасынга акча бирдем” дигән сүзләрне еш  ишетәбез. Чөнки  “Ришвәт” сүзе зурларга гына түгел,  балаларга да яхшы  таныш. "Алтын белән алдыйлар, сары май белән майлыйлар, шулай итеп эшне җайлыйлар" дип тикмәгә генә әйтмиләр. Югыйсә без бушлай белем алырга һәм дәваланырга хокуклы. 

Минем хыялым укытучы булу. Шуңа күрә мин яхшы укырга, кешелекле, намуслы, әдәпле булырга тырышам. Балаларга мин ришвәтчелекнең кешелеккә нинди зыян китерүе турында аңлатачакмын. Аларның намуслы, гадел һәм бу начар сыйфатны безнең жәмгыяттә булдырмаска тырышып яшәүләрен теләр идем.  Әйдәгез, апалар-абыйлар, бер-беребезнең күзенә туры карап, намуслы, гадел булып яшик. Шул чакта гына безнең дәүләтебез тагын да баерак, тагын да матуррак булыр!

Азалия Зәйнәгыева

Шекше төп гомумбелем бирү мәктәбе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев