Саба яңалыклары

"Саба таңнары" газетасы - Саба районы

16+
Котлаулар

«Ана даны» медале иясе, тыл ветераны һәм биш бала анасы: Кызыл-Мишәдә Луиза Яруллинаны олылыйлар

Саба районының Кызыл-Мишә авылында гомер итүче Яруллина Луиза Хәким кызы үзенең тормышын балаларга белем бирүгә багышлаган. Ул Тимершык урта мәктәбендә 30 елдан артык татар теле, әдәбияты һәм тарих фәннәреннән укыткан, сугыш чоры баласы буларак тылда хезмәт куйган, биш бала тәрбияләп үстергән һәм бүген дә авылының тере тарихы булып санала.

Кызыл - Мишә авылында  яшәүче Луиза Яруллинага 95 яшь тулды. Юбилярны район башлыгы исеменнән туган көне белән социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гайнетдинова, Тимершык авыл җирлеге башлыгы Айдар Хаҗиев, мәктәп җитәкчелеге котлады һәм изге теләкләрен җиткерде.

  Яруллина Луиза Хәким кызы 1931 елның 1 июлендә Саба районы, Кызыл-Мишә авылында колхозчы гаиләсендә дөньяга килә (әтисе - Яруллин Хәким, әнисе -Яруллина Маһрибикә).

  1939 елда Кызыл-Мишә башлангыч мәктәбенә 1 класска укырга кереп, Бөек Ватан сугышы барган авыр чорда укып, 1943 елда дүртенче классны тәмамлый. Шул ук елны Тимершык җидееллык мәктәбенең бишенче классына укырга керә һәм 1946 елда җиденче классны тәмамлый. 1944-1945 елларда, ягъни сугыш вакытында тылда хезмәт куя - җәйге урак чорында колхозда кырчылык бригадиры ярдәмчесе булып эшли.  1946-1950 елларда Арча педагогия училищесында укып, укытучы һөнәрен ала һәм Тимершык җидееллык мәктәбендә укытучы булып хезмәт юлын башлый. 1952-1958 елларда читтән торып Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетында югары белем ала. Луиза Хәким кызы авылыбызда югары белемгә ия беренче кеше була.

   Педагоглык хезмәтенең башында шулай ук ике ел Саба районының Сатыш мәктәбендә һәм бер ел Мәртен мәктәбендә укытып ала. 1956 елда авылдашы Минһаҗев Мөхәммәткә кияүгә чыга һәм аның белән биш бала тәрбияләп үстерәләр. Шул елдан башлап 1983 елга кадәр Тимершык урта мәктәбендә балаларга татар теле һәм әдәбияты фәненнән, тарихтан белем бирә. 8 оныгы, 10 оныкчыгы бар.

     Ул укучыларның иң яраткан, иң хөрмәт иткән укытучыларының берсенә әверелә. Ул укыткан укучылар - инде үзләре әллә кайчан әби-бабай булган кешеләр әле һаман да Луиза апага сәламнәрен җиткереп торалар, укытучылар көне, башка бәйрәмнәр белән тәбриклиләр, янына килеп котлап, хәлен белеп китәләр.

   Луиза апаның хәтере бик яхшы. Ул авылның соңгы сиксән еллап тарихын, ул чорда Кызыл-Мишәдә яшәгән бик күп кешеләрне, кайсы урында нинди нигез булганын, авыл һәм авылдашлар белән бәйле вакыйгаларны белә.

     1983 елдан Луиза апа лаеклы ялда. Аның “Ана даны” медале, “Хезмәт ветераны” һәм “Тыл хезмәткәре” дигән мактаулы исемнәре бар. Шулай ук Җиңүнең 75 еллыгы хөрмәтенә медаль белән дә бүләкләнде. Бүген ул туган авылында килене белән гомер кичерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев