Олы йөрәкле Ана: Оет авылыннан Рәзифә әби 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә
Саба районының Оет авылында яшәүче Сөләйманова Рәзифә Шайхразый кызын 90 яшьлек олуг юбилее белән котлыйбыз.
Саба районының Оет авылында гомер итүче Сөләйманова Рәзифә Шайхразый кызын олы юбилее — 90 яшь тулган көне белән чын күңелдән тәбрик итәбез!
Ул 1936 елның 1 июлендә дөньяга килә. Тормышның ачысын-төчесен яшьтән үк татырга туры килә аңа. Дүрт балалы ишле гаиләдә үскән кызга мәктәпнең дүрт сыйныфын тәмамлау белән генә чикләнергә туры килә. Яшьли үк олылар белән беррәттән хезмәт юлын башлап җибәрә: 1954-1956 елларда вербовать ителеп, Мәскәү өлкәсенең Конаковский районына торф чыгарырга китә.
1957 елның мартында язмышын туган авылы егете, фронтовик Рәүф белән бәйли. Алар бергәләп 65 ел гомер итәләр, тату һәм үрнәк гаилә булып яшиләр. Рәзифә әбиебез гомере буе колхозда намус белән хезмәт куя: терлекчелектә бозаулар карый, төрле эшләрдә тырышып эшли.
Алар ире белән 4 балага гомер биреп, олы тормыш юлына чыгаралар. Бүгенге көндә балалары төрле тарафларда гомер итсә дә, туган нигезне онытмыйлар. Олы кызы Ташкентта, икенчесе — Оетта, улы Казанда, кече кызлары туган авылында төпләнеп калган. Бердәнбер уллары гына мәрхүм инде. Рәзифә әбиебезнең бүген 6 оныгы һәм 10 оныкчыгы бар.
Рәзифә Шайхразый кызына ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, балаларының, оныкларының игелеген күреп, озын-озак гомер итүен телибез. Алдагы көннәре дә шатлык-куанычлар белән үтсен! Юбилеең котлы булсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев