Сезне олы һәм истәлекле бәйрәмегез — 60 яшьлек юбилеегыз белән чын күңелдән тәбрик итәбез.
Хөрмәтле Расих Рәхимҗан улы!
Сезне олы һәм истәлекле бәйрәмегез — 60 яшьлек юбилеегыз белән чын күңелдән тәбрик итәбез.
Гомерегезнең зур өлешен сез җаваплы һәм мактаулы хезмәткә — халыкка хезмәт итүгә багышладыгыз. Саба муниципаль районы башлыгы урынбасары вазифасындагы эшчәнлегегез белән сез районыбызның социаль-икътисадый үсешенә, аның иминлегенә һәм чәчәк атуына үзеннән зур өлеш кертәсез. Вөҗданлы хезмәтегез, югары җаваплылык хисе, үз эшегезне тирәнтен белүегез һәм кешеләргә карата ихтирамлы мөнәсәбәтегез белән сез хезмәттәшләрегез һәм район халкы арасында зур абруй казандыгыз.
Юбилеегыз көнендә без Сезгә ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә бәхете, балаларыгызның игелеген күреп, озын-озак гомер итүегезне телибез. Алга таба да районыбыз хакына башкарган эшләрегездә уңышлар юлдаш булсын, барлык изге ниятләрегез һәм планнарыгыз тормышка ашсын.
Ихтирам белән, «Саба-информ» коллективы


Нет комментариев