ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов указы нигезендә, Сабантуй 6 һәм 7 июньдә республиканың авыл җирлекләрендә һәм район үзәкләрендә уза.
Яр Чаллыда бәйрәм 13 июньдә, ә Казанда 20 июньдә узачак. Традиция буенча Сабантуйны июнь башында билгеләп үтәләр: язгы чәчү, кыр эшләре тәмамланганнан соң беренче шимбәдә аны авыл районнарында, бер атнадан республиканың эре шәһәрләрендә бәйрәм итәләр. Тагын бер атнадан соң, татар халкының көтеп алынган бәйрәме мәркәзебез Казанда үтәчәк.
2026 елда Каравон 23 майда узачак. Традиция буенча аны Татарстанның Лаеш районы Никольское авылы кабул итәчәк.
Чыганак: Татар информ
Фото: Татар информ
Нет комментариев