Саба таңнары

Сабинский район

16+
Яңалыклар

1600 волонтер Татарстан Республикасының иҗтимагый киңлекләрен төзекләндерү өчен тавыш бирергә ярдәм итәчәк

Россиядә төзекләндерелергә тиешле иҗтимагый территорияләрне сайлау буенча Бөтенроссия тавыш бирүен уздыру өчен волонтерларны теркәү башланды.

Бу хакта 12 мартта Ростов-Донда узган «Бердәм Россия» партиясенең «Нәтиҗәсе бар» округ хисап-программа форумында игълан иттеләр. Волонтерлар корпусына керүгә гаризаны Добро.рф платформасында 14 яшьтән башлап теләгән һәркем бирә ала, дип хәбәр итә ТР Яшьләр министрлыгы матбугат хезмәте.

Бөтенроссия тавыш бирү ел саен «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» Федераль проекты кысаларында үткәрелә, дип искәрттеләр ведомствода.

Проект шәһәрләрне яшәү өчен уңайлырак, шулай ук туристлар һәм инвесторлар өчен кызыклырак итүне максат итеп куя. Проект белән бәйле волонтерлык хәрәкәте алтынчы ел рәттән уңышлы эшли. Бу вакыт эчендә 500 меңнән артык ирекле хезмәткәр (алар арасында мәктәп укучылары, яшьләр вәкилләре һәм өлкәннәр бар иде) россиялеләргә иң яхшы төзекләндерү проектларын сайларга ярдәм итте.

«Татарстанда проектны уздыруга алты ел булганда 2 меңнән артык ирекле хезмәткәр җәлеп ителде, быел анда республиканың 45 муниципаль берәмлегеннән рекордлы 1630 волонтер катнашачак. Алар һәр татарстанлының тавышы ишетелсен һәм дөрес теркәлсен өчен махсус укыту һәм әзерлек узачак. Исегезгә төшерәм, 14 яшьтән өлкәнрәк теләгән һәркем ирекле була ала", - дип билгеләп үтте ТР Яшьләр эшләре министры Азат Кадыйров.

ТР волонтерлык мәгълүмати-ресурс үзәге башкарма директоры Айрат Мөбәрәкшин проектта катнашуны Татарстан волонтерлары өчен традиция дип атады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев