Көчле затларны тәбрик итәбез!
Халыкара ирләр көненең максаты – гаиләдә һәм балалар тәрбияләүдә ирләрнең роле никадәр зур булу турындагы фикерләрнең җуелып баруына игътибар җәлеп иттерү. Шулай ук, оештыручылар, малайларның һәм ир-атларның сәламәтлеген, рухи тотрыклылыгын саклауга да басым ясый.
Бу көнне, дөнья күләмендә, ирләрнең җәмгыятьтәге роле турында төрле семинарлар, мәктәпләрдә чаралар, радио һәм телевидениедә тапшырулар, түгәрәк өстәлләр уздырыла.


Нет комментариев