Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

2018 елның 11 аенда Агросәнәгать комплексы буенча уртача хезмәт хакы 6 процентка артты

Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә доклад белән чыгыш ясады.

Тулаем алганда, Татарстанның агросәнәгать комплексы буенча 11 айда уртача хезмәт хакы 24,9 мең сум тәшкил иткән, бу 2017 ел белән чагыштырганда 6%ка күбрәк. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Премьер-министры урынбасары — Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

Марат Әхмәтов хәбәр иткәнчә, республикада тармак буенча уртача айлык хезмәт хакы 2017 ел белән чыгыштырганда 6 процентка арткан, хезмәт җитештерүчәнлеген 5 процентка арттыру хисабына 1 хезмәткәргә акчалата керем 1,8 млн сум тәшкил иткән.

Бу безнең тармак өчен уңай билге, дип билгеләп үтте Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы. "Шул ук вакытта авыл хезмәткәрләренең хезмәт хакы икътисад буенча уртача күрсәткеч белән 66 процент дәрәҗәсендә кала", - дип ассызыклады ул.

Гомумән алганда, Идел буе федераль округы буенча авыл хуҗалыгында уртача хезмәт хакы 20,8 мең сум тәшкил итә. Татарстан бу күрсәткеч буенча Пенза өлкәсе, Марий Эл, Мордовия, Самара һәм Киров өлкәләреннән соң 6 нчы урында тора. 

Фото: архив

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев