Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

21 март - урман көне

Бүген – Россиядә урман көне

1971 елдан бирле һәр елны 21 мартта Халыкара урман көне билгеләп үтелә. Аны башкача Бөтендөнья урманнар саклау көне дип тә атыйлар. Бу көнгә Берләшкән Милләтләр оешмасының 23нче Генераль Ассамблеясында Европа Авыл Хуҗалыгы Конфедерациясе инициативасы белән нигез салына. 2012 елда БМО Генераль Ассамблеясы Халыкара урманнар көнен - International Day of Forests - раслау турында резолюция кабул итте, бу аларны саклауның мөһимлеге турында һәрвакыт хәтердә тоту зарурлыгы белән бәйле һәм урманнарның безнең тормышта нинди әһәмиятле роль уйнавы турында планета халкының исенә төшерергә тагын бер сәбәп тә булып тора.


 -Планетабыздагы коры җирнең өчтән бер өлешен урманнар алып тора.

- Ел саен Җир шарындагы агачлар саны 95 миллионга кими.

-Кәгазь җитештерү өчен генә дә елга 125 миллион агач кисәләр.

-80 килограмм макулатура бер агач гомерен саклап кала ала.

- Россиядәге тайга – Җир шарындагы иң зур урман. Ул планетадагы углекислый газның 15 процентын йота.

- Секвойя – дөньядагы иң биек агач. Аның биеклеге 100 метрдан да артып китәргә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев