Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

21 март -Халыкара урманнар көне

Урманнар һәм агачлар турында 10 кызыклы факт

 Халыкара урманнарны яклау көне 21 март көнне билгеләп үтелә. Аның төп бурычы – урманнарны саклау проблемасына халык игътибарын җәлеп итү, урман экосистемаларының әһәмияте турында мәгълүмат җиткерү.
 Урманнар һәм агачлар турында 10 кызыклы факт китерәбез:

1.Агачлар гомер буе үсә.

2. Җир шарындагы  барлык урманнарның дүрттән бер өлеше - тайга.

3. Калининград өлкәсендә "исерек урман" бар, ул бер квадрат километр тирәсен били, анда карагай ботаклары билгесез сәбәпләр аркасында бик сәер рәвештә кәкре булып үсә.

4. Урманда кеше пульсының ешлыгы минутына 15-20 тапкыр кими, ә сулышы тигезрәк һәм тынычрак була.

5. Уртача алганда, бер агач ел саен йөзгә якын кубометр кислород бүлеп чыгара.

6. А4 форматындагы бер кәгазь битен җитештерү өчен уртача 15-20 грамм агач кирәк.

7. Дөньяда иң каты агачларның берсе — Россиядә үскән Шмидт каены. Бу агачны балта белән кисеп булмый.

8. Дөньядагы иң озын 115 метр биеклектәге агач АКШта үсә.

9. Финляндия территориясенең 70% тан артыгы урманнар белән капланган. Бу бөтен Европада агачларга иң бай ил.

10. Ә иң ярлысы — Бөекбритания, анда урман җирнең 6 процентын гына биләп тора.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев