Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Аборттан баш тарткан хатын-кызларны финанс яктан кызыксындырырга тәкъдим итәләр

Аборттан баш тарткан һәм бала табарга, соңыннан аны дәүләт тәрбиясенә тапшырырга карар иткән хатын-кызларны финанс яктан кызыксындыру идеясен Россия Дәүләт Думасы депутаты Солтан Хәмзаев тәкъдим итә. Әлеге мөрәҗәгаен ул хөкүмәт рәисе урынбасары Татьяна Голиковага җибәргән, дип хәбәр итә РИА Новости.

«Элек кабул ителгән аборт ясату карары урынына баланы табып, аннары аны дәүләт тәрбиясенә тапшырырга карар иткән хатын-кызларны финанс ягыннан кызыксындыру инициативасын карарга тәкъдим итәм», — дип билгеләп үтә Хәмзаев үзенең Telegram-каналында.

Депутат сүзләренчә, бала гомерен саклап калу — Россиядә абортлар санын киметү стратегиясендә иң мөһиме.

Моннан тыш, хәзерге вакытта Дәүләт Думасы депутатлары «Сәламәтлекне саклау нигезләре турында»гы законда йөклелекне ясалма рәвештә өзү турындагы маддәне үзгәртү буенча тәкъдимнәр карый, дип өсти Хәмзаев.

Элегрәк без Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының Россиядә йөклелекне туктату препаратлары әйләнешен кырысландыруын хәбәр иткән идек. Мәсәлән, министрлык йөклелекне туктату препаратларын предмет-сан исәбе алып барылырга тиешле чаралар исемлегенә керткән.

«Предмет-сан исәбе алып барылырга тиешле дарулар: мизопростол, мифепристон, циклопентолат», —дип күрсәтелә документта.

Боерык 2024 елның 1 сентябреннән үз көченә керә.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/aborttan-bas-tartkan-xatyn-kyzlarny-dumada-finans-yaktan-kyzyksyndyryrga-takdim-italar-5878738

фото https://ru.freepik.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев