Айрат Хәйруллин Татарстан Премьер-министрының ярдәмчесе булды
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республикада ясалма фәһем технологияләрен булдыру, үстерү һәм кертү мәсьәләләре буенча ведомствоара комиссия төзү турындагы указга кул куйды.
ТР Дәүләт идарәсенең Цифрлы үсеш, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министрлыгының элеккеге башлыгы Айрат Хәйруллин штаттан тыш нигездә Татарстан Премьер-министры ярдәмчесе булды. Бу сыйфатта ул республикада ясалма фәһем технологияләрен үстерү һәм кертү буенча ведомствоара комиссия составына кертелгән.
Исегезгә төшерәбез, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республикада ясалма фәһем технологияләрен булдыру, үстерү һәм кертү мәсьәләләре буенча ведомствоара комиссия төзү турындагы указга кул куйды.
Яңа коллегиаль орган ясалма фәһем технологияләрен булдыру, үстерү һәм кертү өлкәсендә дәүләт сәясәтен формалаштыруга һәм гамәлгә ашыруга килешенгән алымнар эшләүне координацияләү белән шөгыльләнәчәк.
Комиссия рәисе итеп Рөстәм Миңнеханов үзе билгеләнде. Аның урынбасарлары итеп Татарстан Республикасы вице-премьеры – Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров һәм Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов билгеләнде. Җаваплы секретарь – ТР Рәисе ярдәмчесе Альберт Нәфыйгин.
Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/tr-cifrlar-ministrlygynyn-elekkege-itakcese-tatarstan-premer-ministry-yardamcese-buldy-5920433
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев