Алар эштә дә, өйдә дә бергә
Районыбыз оешма-предприятиеләрендә парлап, ягъни ирле-хатынлы эшләүче гаиләләр күп. Болай эшләүнең нинди уңай яисә тискәре яклары бар? Бергә хезмәт куючы парлар бу хакта ничек уйлый? Шулар хакында кызыксындык.
Миләүшә һәм Рөстәм
Якуповлар:
–Без икебез дә "Сетевая компания" акционерлык җәмгыятендә эшлибез. Биредә Рөстәм – 29 ел, мин 13 ел хезмәт куям. Җәмгыятебезнең төрле филиалларында булсак та, бер үк бинада кулга-кул тотынып эшлибез. Максатыбыз да бер: халыкны өзлексез сыйфатлы электр энергиясе белән тәэмин итү. Бергә эшләүнең плюслары да, минус яклары да бар. Элек иремнең соңга калып эшләвенә, көне-төне телефонда элемтәдә булуына аптырый идем. Хәзер эшебезнең ни дәрәҗәдә авыр, мөһим булуын әйбәт аңлыйм. Шуңа да “Нишләп соң кайттың, ник иртә киттең, нигә төн уртасында чыгып китәсең?” дигән сораулар юкка чыкты. Безне бер коллектив, бер төрле фикер, бер үк максатлар берләштерә. Миңа бөтенләй таныш булмаган, үзем өчен ят булган өлкәгә килгәч, ирем зур ярдәм итте. Һөнәри имтиханнарга әзерләнергә, энергетиканың нечкәлекләренә төшенергә дә зур терәк булды. Тискәре ягы да юк түгел, эштән өйгә кайткач сөйләшергә төп, уртак темабыз: эш, эш һәм тагын бер тапкыр эш!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев