Тимераякта фигуралы шуу буенча Олимпия чемпионы, 15 яшьлек татар кызы Алинә Заһитова йөргән егете булмавын җиткергән. Татар кызы сүзләренчә, бу хакта спорттан соң уйларга кирәк.
“Юк, – дигән Алинә егетләр белән мөнәсәбәт турында сорагач. – Бу хакта уйлаган да юк. Беренчедән, мин кечкенә әле. Икенчедән, бу хакта спорттан соң уйларга кирәк. Хәзер дусларча гына аралашырга мөмкин һәм шуннан да артык түгел”.
Уңышсызлыклар да булды – спортчы дөнья чемпионатында медальсез калды. “Өйгә кайтуга дәресләргә утырасы була. Бу сезонда мәктәпкә бармадым диярлек”, – диде Алинә әлеге уңышсызлыктан соң.
Нет комментариев