Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әтнәдә узган «Созвездие – Йолдызлык» фестивалендә Сабадан 140 бала катнашты

Кичә Олы Әтнә авылында XXIII ачык республика телевизион яшьләр эстрада сәнгате фестиваленең зона этабы һәм Гала-концерты узды . «Хөснулла һәм Аллаһияр Вәлиуллиннар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбе»ннән 140 укучы катнашты.

 

«СОЗВЕЗДИЕ-ЙОЛДЫЗЛЫК - 2023» эстрада сәнгатенең XXIII ачык республика телевизион яшьләр фестиваленең гала - концерты нәтиҗәләре буенча . Саба балалар сәнгать мәктәбе укучылары түбәндәге нәтиҗәләргә ирештеләр:

"Хореография " номинациясендә:

Яшьлек бию коллективы (җитәкчесе Альбина Мөбарәкҗанова ) I урын.

Экспромт бию коллективы (җитәкчесе Аделина Давыдова ) I урын;

Яшьлек бию коллективының "Мизгел" төркеме (җитәкчесе Альбина Мөбарәкҗанова ) милли традицияләрне саклаган өчен махсус бүләк

"Вокаль ансамбльләр" номинациясендә:

 "Бәллүр " вокаль-бию ансамбле (Гөлназ җитәкчеләре Давлиева,Гүзәл Гарипова ) I урын.

Вокал дуэты ИлСаф (җитәкчесе Гөлназ Дәүлиева) - I урын

 "Энҗе бөртекләре"  вокаль ансамбле (җитәкчесе Ләлә Аксанова) II урын.

"Вокал-соло" номинациясендә:

Кашапов Илүзәр (җитәкчесе ДавлиеваГ.Р.) I урын

Кәримова Әминә (җитәкчесе ДавлиеваГ. Р. ) II урын.

Әхмәдуллин Инсаф (җитәкчесе Давлиева Г. Р.) II урын.

Габдрахманова Динә (җитәкчесе ДавлиеваГ. Р.)  "Иҗади эзләнү өчен" махсус бүләк 

Конферанц номинациясендә:
Гайнетдинова Ралина (җитәкчесе Зөлфия Гыйльметдинова ) II урын.

Укытучыларны һәм укучыларны лаеклы җиңүләре белән котлыйбыз! 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев