Сезгә авылча сазан балыгы кыздыру тәртибен тәкъдим итәм.
Балыкны яхшылап юарга, тәңкәләрен чистартырга, эчен алырга һәм янә яхшылап юарга, кисәкләргә турарга.
Балык кисәкләрен тоз белән он катнашмасында 4 ягын да әвәләп алырга һәм кызган майлы табага куярга, өстенә күп итеп суган турап салырга.
Дүрт ягын да кыздырып алырга һәм 5-7 минут өстенә ябып парландырып алырга.
Гарнирга дөге, карабодай, бәрәңге боламагы, яшелчәләр бирергә мөмкин.
Автор: Гөлүзә Василова
Нет комментариев