Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Айдар Галимов: "Дима Билан янында "разогрев"та чыгыш ясармын дип беркайчан да уйламаган идем" [+фото, видео]

Бердәм сайлау көне Әлмәттә зур концерт белән тәмамланды. Нефтьчеләр мәйданы көн дәвамында ярминкә, төрле спорт уеннары, күңел ачу чаралары белән гөрләп торса, кичен биредә шәһәр үзешчәннәре, "Голос. Дети" проектында катнашкан Тимур Мусин, Дамир Нуретдинов чыгыш ясады. Һәр чыгыш телеэкран аша күрсәтелгән Әлмәт турындагы фильмнар белән аралашып барды.

Нефтьчеләр башкаласы калган калаларга үрнәк булып, ел әйләнәсе кайнап яши, әледән-әле зур проектлар гамәлгә ашырыла, җиңүләр яулана. Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Айдар Галимов да моны ассызыкламый калмады.

Аның дәртле җырларын әлмәтлеләр яратып кабул итте, кушылып җырлады һәм алкышларга күмде. "Я никогда не думал, что буду выступать на разогреве у Димы Билана", "Озакламый сәхнәдән төшәбез, Дима, бераз сабыр ит" кебек сүзләре белән җырчы юморга бай булуын күрсәтте һәм тамашачылар да моны бәяләми калмады. Һәр җырын, фикерен сәхнәдән русча сөйләп аңлаткан Айдар ахырга таба: "Даже русские начали понимать песни, в переводе не нуждаются, это приятно", - дип дуслыкка чикләр юклыгын исбатлады.



Аны сәхнәдә алыштырган Дима Билан исә Нефтьчеләр мәйданын чын мәгънәсендә "кайнатты". Артистның сәхнәдән төшеп, тамашачылар янына үк килүе, фанатлары белән кул биреп күрешүе көтелмәгән, әмма күңелле мизгел булды. Ә инде аның "Мин татарча белмәем" дип татарчалап та алуын, үзенең Чаллыда, Казанда яшәгән чорларын искә алуын, Татарстанны мактавын купшы сүзләр итеп кенә түгел, ә ихластан кабул итте әлмәтлеләр. Көчле алкышлар һәм тамашачыларның артистны канатландырырдай "Браво", "Ты лучший", "Мы любим тебя" сүзләре астында бер сәгатьлек концерт сизелмичә дә узып китте. Әлмәтлеләр яраткан артистларына чәчәкләр дә бүләк итте, Дима аларны да игътибарсыз калдырмады, хөрмәтен белдерде.

Артист Instagram челтәрендә әлмәтлеләргә искиткеч кичерешләр һәм энергетика өчен рәхмәтен белдереп, "ЯН"да төшкән фотосын урнаштырды. Рәхмәт ишетү һәрвакыт күңелле, дип яза "Әлмәт таңнары".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев