Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Бәйрәм» бию ансамбле «Мирас» IV халыкара татар мәдәнияте фестивале лауреаты булды

28-30 апрель көннәрендә Самара шәһәрендә узган «Мирас» IV халыкара татар мәдәнияте фестиваль-бәйгесендә Саба районы мәдәният йорты каршындагы “Бәйрәм” бию ансамбле (җитәкчесе Айсылу Зарипова) уңышлы чыгыш ясап,1 нче дәрәҗә Диплом белән бүләкләнде.

 Бәйге ел саен  Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы, Самара шәһәре округы хакимияте, Самара өлкәсе Мәдәният министрлыгы,  мәгариф һәм фән министрлыгы, шәһәр округы хакимиятенең мәгариф департаменты, Татарстан Мәдәният министрлыгы, Бөтендөнья татар конгрессы һәм Самара өлкәсе Халыклар дуслыгы йорты ярдәме белән уза. 

 Быел бәйге  «Татар халкының мәдәни мирасын саклыйбыз» шигаре астында  «Укытучы һәм остаз елы»на багышлап уздырылган. Катнашучылар вокал, нәфис сүз, бию, инструменталь башкару, декоратив сәнгать номинацияләре буенча көч сынашкан. Конкурста Самара, Татарстан, Башкортстан, Чуаш, Пенза, Ырынбур, Ульян, Краснодардан һәм Швеция, Чехия, Канада, АКШ, Казахстан, Үзбәкстаннан  - барлыгы 500 катнашучы катнашкан.   Жюрига РФ һәм ТР халык артисткасы Винера Ганиева рәислек иткән.

Райондашларыбызны бу җиңүләре котлыйбыз һәм яңадан яңа иҗат уңышлары телибез.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев