Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бүген күренекле татар язучысы Әмирхан Еники каберенә зиярәт кылынды

Әдипнең бакыйлыкка күчкән көненә туры китереп, җомга көнендә рухына багышлап дога укылды.

Бүген Татарстанның Язучылар берлеге һәм КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының Г.Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе студентлары татар язучысы Әмирхан Еникинең каберен зиярәт кылды. Бу хакта “Татар-информ”га КФУның татар әдәбияты кафедрасы мөгаллиме Гөлфия Гайнуллина хәбәр итте.

Татар әдәбияты классигы, бөек язучы Әмирхан Еникинең тууына 2 мартта (иске стиль белән 17 февральдә) 110 ел тулган булыр иде. Язучының юбилеенә мөнәсәбәтле чаралар 12 февральдә киң җәмәгатьчелек катнашында Г.Камал исемендәге Татар Дәүләт академия театрында әдәби-музыкаль кичә белән башланды. Иске татар зиратында бүген әдип рухына багышлап дога кылынды.

Вакыйгада Татарстанның Дәүләт Советы депутаты Разил Вәлиев, Әмирхан Еникинең оныгы Рөстәм Тюменев-Еники, Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов, берлек урынбасары Рамис Аймәт, күренекле татар язучылары Галимҗан Гыйльманов, Марсель Галиев, Әхәт Гаффар һ.б. катнашты.

Әдәбият галимнәре татар әдәбиятының икенче яртысы Әмирхан Еники эпохасы буларак бәяләнә ала, дигән карашта. Язучылар Әмирхан Еникинең татар әдәбиятындагы урыны алыштыргысыз икәнен билгеләп үтте. КФУ мөгаллиме Гөлфия Гайнуллина бу чара Әмирхан Еникинең 110 еллыгына багышлап планлаштырылган гамәлләрне башлар алдыннан әдипнең рухына якты сүз, диде.

Чарада катнашкан студентлар Казан федераль университетының Филология мәдәниятара багланышлар институтында Әмирхан Еники иҗаты тирәнтен өйрәнелә диде.
 

Фото: Зилә Мөбәрәкшина

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев