Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бүгенге көндә районда 109 мең 24 килограмм сөт җитештерелә

Республика күләмендә сөт җитештерү күрсәткечләре түбән төшсә дә, район хуҗалыкларында эш темпын арттыра киләләр. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән 27 ноябрьгә алынган мәгълүматларга караганда, бүгенге көндә районда 109 мең 24 килограмм сөт җитештерелә. Бу бер сыерга - 15,9 килограмм туры килә. "Мөхәммәтшин" крестьян-фермер хуҗалыгында, "Саба" җәмгыятенең "Мичән"филиалында сөтчелек тармагында...

Республика күләмендә сөт җитештерү күрсәткечләре түбән төшсә дә, район хуҗалыкларында эш темпын арттыра киләләр. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән 27 ноябрьгә алынган мәгълүматларга караганда, бүгенге көндә районда 109 мең 24 килограмм сөт җитештерелә. Бу бер сыерга - 15,9 килограмм туры килә. "Мөхәммәтшин" крестьян-фермер хуҗалыгында, "Саба" җәмгыятенең "Мичән"филиалында сөтчелек тармагында нәтиҗәле уңышларга ирешелә. "Мөхәммәтшин"да бер сыерга 19,7 килограмм сөт савыла, әлеге күрсәткеч узган елның шул чоры белән чагыштырганда 3,4 килограммга артык. "Мичән"дә бер сыерга - 19,2 килограмм. "Алтын Саба-М" җәмгыяте узган ел белән чагыштырганда бер сыерга - 2,7 килограмм, "Кибәче" - 1,8, "Нырты" - 6,3 килограмм сөтне күбрәк җитештерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X