Саба таңнары

Сабинский район

16+
Яңалыклар

Бүген Казанда муниципаль парковкалар бушлай эшлиячәк

Әлеге Режим «Буран» оператив планы гамәлдә булу сәбәпле кертелә.

Бүген Казанда муниципаль парковкалар көне буе бушлай эшлиячәк. Бу хакта шәһәр мэриясенең матбугат үзәге хәбәр итә.

Чара юлларны кардан чистарту хезмәтләренең эшен җиңеләйтүгә һәм юл кырыенда махсус техника узуга комачаулый торган автомобильләр санын киметүгә юнәлдерелгән.

Автомобильчеләрне шәхси транспортта йөрүне чикләргә һәм машиналарын кар җыюга комачаулый торган урыннарда калдырмаска сорыйлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев