Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бүген – Шахтерлар көне

Августның соңгы якшәмбесендә шахтерлар һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә

    Бу дата 1947 елның 10 сентябрендә рәсми рәвештә теркәлгән. Шахтерлар көне беренче тапкыр 1948 елның 29 августында билгеләп үтелгән.
Инта, Караганда, Донецк, Кемерово, Новокузнецк кебек Ташкүмер чыгаручы шәһәр һәм районнар өчен Шахтерлар көне төп бәйрәм булып тора һәм ачык һавада концертлар, күңел ачу уеннары белән билгеләп үтелә.

Хөрмәтле шахтерлар!

Чын күңелдән сезне һөнәри бәйрәм - шахтерлар көне белән котлыйбыз. Илебезнең үсеше һәм чәчәк атуы сезнең тотрыклы хезмәткә бәйле. Көн саен сез үз гомерегезне куркыныч астына куеп тормыш өчен кирәк булган эш башкарасыз. Моны бары тик көчле кешеләр генә эшли ала.

Намуслы хезмәтегез өчен рәхмәт. Сезгә аяз күк йөзе, гаиләләрегезгә иминлек, уңышлар телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев