Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Быел татар журналистикасында көндезге укуга бюджет урыннары да, түләүле урыннар да юк

КФУның Социаль-фәлсәфә фәннәре һәм массакүләм коммуникацияләр институтының Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбенең Милли һәм глобаль медиа чаралары кафедрасы мөдире Васил Гарифуллин татар журналистикасы (Яңа милли медиа) бүлегендә бакалаврларга көндезге уку өчен бюджет урыннары булмавын әйтте.

 

«Быел көндез укуга бюджет урыннар юк. Читтән торып уку бүлегенә генә бар. Анда татар журналистикасында 30 бюджет урыны бар. Көндезге укуга бюджет урыннарының булганын да татар бүлегенә бирә идек. Бер елны да шулай урыннар булмады, быел тагын юк», – диде ул.

Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбендә «Журналистика» юнәлешенә көндезге бүлеккә барысы 50 түләүле урын бирелгән. Анда укытуның рус телендә икәнлеге күрсәтелгән, ягъни татар журналистикасы юнәлешендә түләүле уку урыннары да юк.

Читтән торып уку бүлегендә татар юнәлеше буенча, 30 бюджет урыныннан тыш, 10 түләүле урын да билгеләнгән.

Былтыр татар журналистика бүлегенә җиде бюджет урын булуы хәбәр ителде, төркемгә калган укучыларны контракт ысулы белән җыю планлаштырылган иде. Васил Гарифуллин бер еллык түләү 150 мең тирәсе торуын әйтте. 2021 елда КФУ ректоры урынбасары татар юнәлешенә биш бюджет урыны билгеләнгәнен әйткән иде. 

Кафедра мөдире быел магистратурада бюджет урыннарының артуын әйтте. Татар журналистикасында көндезге магистратурага 10 урын, ә читтән торып укуга 5 урын бирелгән.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/byel-tatar-zurnalistikasynda-kondezge-ukuga-byudzet-urynnary-da-tulaule-urynnar-da-yuk-5872575

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев