Быел Татарстанда карабодай республика ихтыяҗын канәгатьләндерерлек күләмдә игелә
Яңалыклар

Быел Татарстанда карабодай республика ихтыяҗын канәгатьләндерерлек күләмдә игелә

Республикада ул 46 мең гектар мәйданда чәчелгән.

Быел Татарстанда карабодай республикага җитәрлек күләмдә генә чәчелгән. Татарстан Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов “Татар-информ” хәбәрчесенә шулай дип белдерде.

“Карабодай мәйданнары үткән елгы дәрәҗәдә. Былтыр бәясе бик начар булды инде. 5-6 сумга кадәр төшеп бетте. Быел нәрсә булыр. Әле эшкәртелмәгән, сатылмаган үткән елгы карабодай запасы да бар. Быел аның күләме республика ихтыяҗларын канәгатьләндерерлек кенә”, - диде министр.

Марат Әхмәтов карабодай ярмасының 46 мең гектар мәйданда игелүен әйтте.

Фото: Рамиль Гали

http://tat.tatar-inform.ru


Нет комментариев