Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

"Быел язгы ташу куркыныч булыр дип көтелә.."

Казан Башкарма комитеты: Быел язгы ташу куркыныч булыр дип көтелә. Казанда кар катламының калынлыгы уртача 68 сантиметр тәшкил итә. Бу еллык уртача күрсәткечләрдән 23 процентка артыграк.

Быел Казанда язгы ташу куркыныч булыр дип көтелә. Гражданнарны яклау идарәсе башлыгы Фердинанд Тимерханов эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә шул хакта хәбәр итте.

«Казанда кар катламының калынлыгы уртача 68 сантиметр тәшкил итә. Бу еллык уртача күрсәткечләрдән – 23, узган елга караганда 5 процентка артыграк, - диде ул. - Көннәр кисәк җылытып җибәргән очракта, Казансу, Киндерле, Вертлевка, Нокса кебек кечкенә елгалар агып уза торган торак массивларның түбән урыннарын су басарга мөмкин».

Салмачы бистәсенә аерым игътибар биреләчәк – узган елның апрель ахырында анда Нокса елгасы ярларыннан ташып чыгу нәтиҗәсендә 63 йортны су басты. Казанның үзәк өлеше, сәнәгать предприятиеләре һәм социаль объектлар су басу зонасына эләкми, диде докладчы.

Әлеге уңайдан шәһәрдә 150 маневр төркеме, 137 берәмлек техника, 147 насос, 2,3 мең капчык ком әзерләнгән. Моннан тыш, халыкны вакытлыча урнаштыру өчен 2 мең 910 кешене сыйдыра торган 12 пункт билгеләнгән.

«Халыкка милекләрен иминиятләштерергә, ихтыяҗ туган очракта подвалдагы запасларны ташып кую өчен чормаларны бушатырга, шулай ук резин көймәләр әзерләп куярга киңәш итәбез», - дип искәртте Тимерханов.

Фото: архив/Татар-информ

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев