Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Чәчкә: “Мин үз-үземә хуҗа!”

Эстраданың популяр җырчысы Чәчкә тормыштан алынган чынбарлык, актуаль мәсьәләләр турында җырлый. Аның "Кабәхәт", "Гафу ит", "Карганмыйм язмышка", "Кайтуыңны кыр казы юрар" кебек җырлары халык тарафыннан яратылып, популяр әсәрләргә әверелде. Бу көннәрдә Чәчкәнең тагын бер үзенчәлекле җыры табадан төште. - Чәчкә, "Мин үз-үземә хуҗа" җырының көен дә, сүзләрен дә үзең иҗат...

Эстраданың популяр җырчысы Чәчкә тормыштан алынган чынбарлык, актуаль мәсьәләләр турында җырлый. Аның "Кабәхәт", "Гафу ит", "Карганмыйм язмышка", "Кайтуыңны кыр казы юрар" кебек җырлары халык тарафыннан яратылып, популяр әсәрләргә әверелде. Бу көннәрдә Чәчкәнең тагын бер үзенчәлекле җыры табадан төште.

- Чәчкә, "Мин үз-үземә хуҗа" җырының көен дә, сүзләрен дә үзең иҗат иткәнсең. Кемгә багышлана ул?

- Әлеге җырны күптәннән яза башладым. Темасы гел башымда әйләнеп йөри иде. Ниһаять, башкарып чыктым! "Кабәхәт" җыры ир-егетләргә багышланган булса, "Мин үз-үземә хуҗа" җыры хатын-кызлар турында. Бүгенге көн хатын-кызларыбыз бик уңган-булган, актив, бар эшне дә башкаралар, бик күп нәрсәне үз өсләренә алалар. Әлбәттә, андыйларга афәрин генә диясе килә. Ләкин бит без гүзәл затлар! Беренче чиратта, үзебезне яратырга, хөрмәт итәргә тиешбез. Матур, чиста-пөхтә булып, әйләнә-тирәдәгеләрне, бигрәк тә ирләребезне сокландырып йөрергә тиеш. Шуңа күрә хатын-кызларның кәефен күтәрү, "нәфис зат" булуларын онытмасыннар өчен махсус язылган шаян җыр бу.

- Тормышта да үз-үзеңә хуҗамы син?

- Әйе, мин үз-үземә хуҗа дип әйтә алам!

- Син һәрвакыт кыю, башкаларда булмаган темаларга язылган җырларны башкарасың. Бу җырларга карата тәнкыйть әйтүчеләр, тискәре фикер белдерүчеләр бармы?

- Минем репертуарда җитди, салмак, шулай ук күңелле темаларга язылган җырлар да бар. Илһам килгән чагында нигә язмаска ди? (елмая). Ә кыю темаларга килгәндә, алар шулай ук безнең яшәеш, көнкүрешебезне чагылдырган җырлар. Мин аларны шаян формада тәкьдим итәм, юморны аңларга кирәк. Аңламаган кеше тәнкыйтьли, әлбәттә. Ләкин бу - минем иҗатыма битараф түгелләр икәнен дәлилли. "Кабәхәт" җырына заманында тәнкыйть күп булды. Яңа җырымны ничек кабул итәрләр, белмим.

- Турыдан бәреп әйтү тормышта комачау итмиме? Әллә әйтәсе сүзләреңне җыр аша гына белдерәсеңме?

- Тормышта турыдан бәреп әйтәм димәс идем. Әйләнә-тирәмдәге якыннарым минем сәхнәдә бертөрле, чөнки образым шундый, ә тормышта бөтенләй башка төрле кеше икәнемне яхшы беләләр.

- Синеңчә, бүгенге татар эстрадасына ни җитми, аны үзгәртергә теләр идеңме?

- Татар эстрадасын профессиональ якка үзгәртәсе, югарыга күтәрәсе килә. Әмма моңа минем генә көчем җитми.

- Чәчкә, син инде 12 ел сәхнәдә, 12 ел дәвамында тамашачыны матур җырларың белән сөендерәсең. Тик Казанда күптәннән концерт куйганың юк. Сольный тамаша оештыру теләге юкмы?

- Сольный концертымны киләсе елның мартында куярга планлаштырам. Хәзерге вакытта программа өстендә эшлим. Минем иҗатымны яратучы тамашачыларымны көтеп калам. Бу күптәннән көтелгән очрашу, бик яратып, сагынып алынган концерт булачак. Казан тамашачысы бик зәвыклы, һәр җырны игьтибар белән тыңлый белә, көч биреп рәхәтләнеп алкышлый. Программада минем популяр һәм яңа җырларым яңгыраячак, Алла теләсә.

Эльвира ШАКИРОВА
Интертат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев