Чирмешән районы аша узучы машинада 696 шешә шикле эчемлек табылган
Яңалыклар

Чирмешән районы аша узучы машинада 696 шешә шикле эчемлек табылган

Юл инспекторлары “Форд” автомобиле салонында һәм багажнигында ярты литрлы, акциз маркасыз – 696 шешәгә тутырылган спиртлы эчемлеккә тап булганнар.

Юл инспекторлары шушы көннәрдә Чирмешән районы Кузай-Нурлат юлында туктаткан “Форд” автомобиле салонында һәм багажнигында ярты литрлы, акциз маркасыз – 696 шешәгә тутырылган спиртлы эчемлеккә тап булганнар, дип яза җирле басма. 

-Машина йөртүче, Самара өлкәсенең Шентала станциясе кешесе, әйтүенчә, ул алкогольне Удмуртиягә дустына күчтәнәчкә алып бара. Машинада Казахстанда җитештерелгән 10 төрле аракы һәм 7 төрле коньяк иде, - ди ЮХИДИ бүлекчәсенең пропаганда буенча инспекторы Рәмис Шәкүров.

Спиртлы эчемлекләр экспертизага юнәлдерелгән, аннан соң гына бу кешегә карата административ чара күреләчәк.

 

Гөлсирә Шәрифуллина

http://nashcheremshan.ru


Нет комментариев