Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе башлыгы Рифкать Миңнеханов әйтүенчә, күпьеллык статистик күзәтүләргә караганда, иң күп юл-транспорт һәлакәтләре атнаның чәршәмбе көнендә ясала икән.
Чәршәмбенең "зәхмәтен" дәвалауның, гомүмән, юл һәлакәтләрен киметүнең алымын да яшермәде ул.
- Тизлек чикләүләрен катгый үтәргә кирәк. Юл билгеләре алар иминлекне саклау максатында куелганнар, - дип, берничә мәртәбә кабатлады Рифкать Миңнеханов юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча Татарстан Республикасы хөкүмәт комиссиясе утырышында.
Быелның биш аенда республикада транспорт чарасы белән 657 җәяүлегә бәрдерү очрагы теркәлгән, шулардан 38 кеше үлгән.
- Юл билгеләре куелган, "зебра" тамгасы төшерелгән урыннан урам аша чыкканда, кеше үзен кирмәндәге кебек сакланган сыйфатта хис итә. Кызганыч ки, бу алай түгел шул. Транспорт чарасын идарә итүче 29 мең кешегә җәяүлегә юл бирмәгәне өчен беркетмә тутырылды инде, - дип, юл хәрәкәтендә катнашучыларны игътибарлы булырга чакырды республиканың баш автоинспекторы.
Юл кичүендә җәяүләгә юл бирмәгән өчен 1500 сум штраф салына.
Казанда 33 урын юл-транспорт хәрәкәтендә аеруча хәвефле санала. Восстания, Декабристлар, Чуйков, Ершов, Мәүлетов, Боевая урамнарында, Җиңү проспектында, Ямашев проспектында, Волгоград-Декабристлар, Әмирхан-Сибгат Хәким, Җиңү проспекты-Родина урамнары чатларында аварияләр еш теркәлә.
Татарстан премьер-министры урынбасары, Министрлар Кабинеты аппараты җитәкчесе, юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча республика хөкүмәте комиссиясе рәисе урынбасары Шамиль Гафаров татар халкының "Язгы көн елны туйдыра" дигән мәкалнең "Язгы көн елны саклый" дигән вариантын уйлап чыгарды. Баулы районында бүгеннәрдә дә юл өслеге чокырларын төзекләндерү эшләре бара.
- Юлларны төзекләндерү бик әйбәт, ләкин, чокырларны ямау эше май аенда ук тәмамланырга тиеш иде. Язгы бер көн елны саклый, чөнки юлларның начарлыгы да аварияләргә сәбәпче. Әгәр сез чокырларны төзәтүне график буенча майда ук тәмамласагыз, июнь аенда хәрәкәт иминлеге яхшырак булыр иде. Баулыны бер мисал рәвешендә генә телгә алам, барлык районнарга да юлларны төзекләндерүдә оешканлык җитми. Иминлек үзебезнең кулларда, - дип, Шамиль Гафаров районнардагы юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча комиссияләрне актив эшчәнлеккә чакырды.
Дамир БӘДРИЕВ
Нет комментариев