Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Дәүләт Думасына муниципалитетларга самокат прокатын тыю хокукы турында проект кертелде

Үз теләге һәм халык ризалыгы белән, муниципаль хакимиятләр электр самокатын вакытлыча файдалануга алуны тыю яки аларның хәрәкәт тизлеген чикләү хокукына ия була ала. Дәүләт Думасы вице-спикеры Владислав Даванков тиешле закон проектын парламентның түбән палатасына керткән. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

Депутат «Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында»гы законга төзәтмәләр кертергә тәкъдим итә. Аны хуплаган очракта, прокатка бирелүче шәхси транспорт чараларын куллануны чикләү мәсьәләсе муниципаль район, муниципаль яки шәһәр округының җирле әһәмияттәге мәсьәләсенә әйләнәчәк һәм җирле референдумга чыгарылачак дип фаразлана.

Даванков аңлатма язуында, соңгы вакытта прокатка алынган электросамокатларда йөргәндә хокук бозулар арта, әмма хәзер төбәк яки муниципаль хакимиятләр закон буенча аларны куллануны чикли яки тыя алмый, дип аңлата.

Май аенда Дәүләт Думасының Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык комитеты әгъзасы Александр Якубовский җәяүлеләр урамы буенча вакытлыча файдалануга алынган электр самокатларында йөрүне тыю, аларның тизлеген хәзерге 25 км/сәг урынына 15 км/сәг белән чикләү һәм 18 яшькә кадәрге балаларга самокат куллануны тыюны тәкъдим иткән иде. Сораштыру күрсәткәнчә, һәр икенче казанлы самокат куллануга чикләүләр кертү һәм максималь рөхсәт ителгән тизлекне киметүне хуплый.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/daulat-dumasyna-municipalitetlarga-samokat-prokatyn-tyyu-xokuky-turynda-proekt-kertelde-5875600

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев