Әдәби әсәрләрне «Китап» радиосы аша тыңлап булачак
Г.Әпсәләмовның «Ак чәчәкләр» романыннан өзекләрне дә «Китап» радиосы өчен туры килгән форматта җиткерергә мөмкин.
«Татмедиа» АҖ телевидение һәм радиотапшырулар департаменты җитәкчесе урынбасары, «Китап» радиосының баш мөхәррире Алмаз Миргаязов «Татар-информ» хәбәрчесенә «Китап» милли радиосында эфирда укылачак әдәби әсәрләрне сайларга халык үзе булышачагын белдерде.
«Нинди әсәр тыңлыйсыгыз килә, дип социаль челтәрләрдә сораштырып була. Хәйләкәр сораштыру, турыдан-туры сораштыру бар. Шунысына иманым камил: „Китап“ радиосында ниндидер зур бүләкләр алу өчен генә дөньяга чыккан әсәрләр түгел, ә кызыклы, актуаль әсәрләр яңгырарга тиеш. Анда бүгенге көн чынбарлыгына җавап биргән, газетта-журналларда чыккан кызыклы әсәрләр булырга мөмкин», — ди Алмаз Миргаязов. Мәсәлән, классик язучы Г.Әпсәләмовның «Ак чәчәкләр» романыннан өзекләрне дә «Китап» радиосы өчен туры килгән форматта җиткерергә мөмкин. «Ул бестселлер, кайчан укысаң да актуаль. Билгеле, тулы романны укып чыга алмыйбыз, радиода бер интонациядәге әйберне 3-5 минуттан да артык тыңлап булмый, кешенең физиологиясе аңа әзер түгел. Аннан музыкаль паузадан соң, шул ук әсәрнең тагын икенче өзегенә әйләнеп кайтырга мөмкин», — дип аңлата радио җитәкчесе.
Чыганак: tatar-inform.tatar
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев