Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Диния Нәзарәте Татарстан солдатларына гуманитар йөк илтеп тапшырды

Ватан сакчылары көне алдыннан Татарстан мөфтияте республикабыз мөселманнарыннан җыелган гуманитар йөкне махсус хәрби операция зонасында хезмәт итүче Татарстан солдатларына илтеп тапшырды.

 2 тоннага якын авырлыктагы ярдәмне Нәзарәт вәкилләре ике машинага төяп Луганск өлкәсендә урнашкан частьләрнең берсенә алып килде. Солдатлар 1 тонна күләмендә 3 мең данә банка хәләл тушенка, иминлекне саклауның югары классына ия бронежилетлар, 45 пар резин итек, 10 данә маскировка челтәре, медикаментлар, куертылган сөт һәм туристик келәмнәр белән тәэмин ителде.

Моннан тыш сугышчылар, туган җирдән килеп ирешкән күчтәнәчләрне алудан кала, Нәзарәт хәзрәтләреннән шәригать мәсьәләләре буенча киңәшләр алу мөмкинлегенә ия булды.

Татарстан мөфтияте махсус хәрби операция зонасына гуманитар йөк илтеп тапшыруны янәдән оештырырга ниятли.

Исегезгә төшерәбез: Татарстаннан мобилизацияләнгән солдатларга ярдәм йөзеннән Нәзарәтнең «Зәкят» хәйрия фонды акча җыюны дәвам итә. Бүгенге көндә республиканың төрле почмакларыннан, мөхтсәбәтләр тырышлыгы белән, барлыгы 8,7 млн сум килде. Әлеге акчаларга хәләл тушенкалар, обмундирование, медикаментлар һәм хәрби шартларда кирәкле башка әйберләр сатып алынды. Аларның бер өлеше Казанның солдатларны җыю пунктларында да таратылган иде. 
Акциягә теләге булган һәркем үз өлешен кертә ала. Акча җыюны Диния нәзарәтенең “Зәкят” хәйрия фонды башкара.

Чыганак: https://dumrt.ru/news/news_28880.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев