Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Дөрес куллансаң, куркыныч түгел

Хөрмәтле райондашлар! Зәңгәр ягулык кулланучы абонентлар! Алда – Яңа ел бәйрәмнәре! Яңа елларны матур итеп, хәвеф-хәтәрсез каршы алу безнең үзебездән тора. Җаваплылык хисен югалт­мыйча, газ ягулыгы белән сак эш итеп, дөрес файдаланып, куркынычсызлык кагыйдәләрен төгәл үтәсәк, Яңа елларыбыз да якты, шатлыклы булыр!

Уйлап карасаң, күңелсезлекләр безне читләтеп  үтсен өчен иң гади  кагыйдәләрне  үтәү дә җитә. Әйтик, газ плитәләрен бүлмәне җылыту өчен эшләтү – зур хата. Аш, ягу бүлмәләрендә газ приборлары эшләгән вакытта һава алу өчен форточкаларны ачарга онытмыйк. Газ мичләрен кабызыр алдыннан иң элек суыру көчен тикшерү, төтен-вентиляция юлларының төзеклеген, аларның чиста, тыгылмаган булуын даими тикшереп тәр­типтә тоту – хәвеф-хәтәрсез яшәешебезнең төп кагыйдәсе.

 Алда көчле  салкыннар булырга  мөмкин. Мондый көннәрдә төтен һәм вентиляция каналларының башлары боз белән капланмасын өчен аеруча игътибарлы булырга кирәк. Вентканалларны каплап, томалап кую тормышыбыз өчен аеруча куркыныч. Өстәп шуны да әйтәсе килә, күпфатирлы йортларда яшәүче райондашларыбыз газ ягулыгын куллануда икеләтә игътибарлы булсыннар иде.

Газ приборы эшләмәгән яки газ исе сизелгән очракта, кранны ябарга, бүлмәне җилләтергә һәм куркыныч янамый торган урынга чыгып, Сабагаз идарәсенең авария диспетчерлык хезмәтенә 2-32-04 номерына шалтыратуыгыз сорала. Утны, телевизорны, көнкүреш приборларын кабызырга рөхсәт ителми, кабынган булса, сүндерергә ярамый. Кү­ңел­сезлекләр килеп  чыкмасын өчен газ белән эшләү кагыйдәләрен саклыйк.

Альбина Шәйхуллина,

техник кабинет мөдире.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев