Федераль куркынычсызлык хезмәте Кара диңгезгә “Ту-154” очкычы төшүен күрүчеләрне тапкан
Шаһитлар белән хәзер тикшерү төркеме вәкилләре эшли. "Ту-154" очкычының Кара диңгезгә төшүен күрүчеләр ачыкланган. Бу хакта Федераль куркынычсызлык хезмәтенең Җәмәгатьчелек элемтәләре үзәгенә сылтама белән ТАСС хәбәр итте. Тикшерүчеләр карамагында шулай ук видеотеркәү материалы да бар. Шаһитлар белән хәзер тикшерү төркеме вәкилләре эшли. Моңа кадәр Федераль куркынычсызлык хезмәте, очкыч бортында теракт...
Фаҗига буенча барлыгы төп дүрт сценарий карала: ягулыкның сыйфатсыз булуы, моторга чит әйбер эләгүе, экипаж хатасы, һава судносының техник төзексезлеге.
Россия Оборона министрлыгының 223 нче отрядына караган "Ту-154Б-2" самолеты 25 декабрьдә Сочидан Сүриянең Латакия юнәлешендә юл алгач, радарлардан 5.27 сәгатьтә югалган. Очкычта 92 кеше булган, аларның 8е - экипаж, пассажирлардан күпчелеге Валерий Хәлилов җитәкчелегендәге Александров исемендәге җыр һәм бию ансамбле артистлары, шул исәптән казанлылар Ралина Гыйльманова белән Владислав Голиков та булган. Ралина хәрби ансамбль артисты булганчы Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамбленең "Юлдаш" балалар хореография студиясен тәмамлаган. Владислав легендар ансамбль солист-вокалчысы булганчы Казан музыка училищесын баян классы буенча, аннары Мәскәү консерваториясен вокал буенча тәмамлаган. Фаҗигагә юлыгучылар арасында Беренче канал, "Звезда" һәм НТВ телеканалларының 9 тележурналисты, доктор Лиза буларак гомуммәгълүм Елизавета Глинка, Россия Оборона министрлыгының мәдәният департаменты җитәкчесе Антон Губанков та бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев