Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Фәрит Мөхәммәтшин авыл хуҗалыгы продукциясенә бәяләрне көйләү турында фикерен әйтте

Яңа Чишмәдә яшәүчеләр авыл хуҗалыгы продукциясен тапшыру һәм кибетләрдә сату өчен куелган бәяләр арасында аерма зур булуы турында сораулар бирде.

Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин авыл хуҗалыгы продукциясенә бәяләрне көйләү турында фикерен әйтте. Бу хактагы сорауга ул кичә Яңа Чишмә районының 2018 елда социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре буенча хисап сессиясе вакытында җавап бирде. Бу турыда Татарстан Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Кичә муниципаль совет утырышында авыл хуҗалыгы продукциясе бәяләре турында да сүз барды. Яңа Чишмәдә яшәүчеләр авыл хуҗалыгы продукциясен тапшыру һәм кибетләрдә сату өчен куелган бәяләр арасында  аерма зур булуы турында сораулар бирде.

«Базар икътисады шартларында сәүдә бәяләрен көйләү катлаулы, әмма сорау дөрес бирелә. Энергия һәм авыл хуҗалыгы продукциясе, сөт һәм терлекчелек продукциясе бәяләре аермасы зур», - диде Фәрит Мөхәммәтшин.

«Сәүдә челтәрләрендәге бәяләр тапшырылганнан күпкә югары. Әлбәттә, бу гаделсезлек. Без бу вәзгыятьне күзәтәбез һәм ихтыяҗ булган очракта, сәүдә бәясе буенча иң югары һәм түбән чикне кую тәкъдиме белән федераль үзәккә мөрәҗәгать итә алабыз», - диде Парламент җитәкчесе.

  • Республиканың муниципаль берәмлекләренең социаль-икътисади үсеше рейтингында Яңа Чишмә районы алтынчы урынны били, ә авыл районнары арасында – өченче.

Фото: gossov.tatarstan.ru

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев