Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Фәрит Мөхәммәтшин Урицкий паркына «ретро-өмә»гә килде

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе бирегә үзенең раритетлы «Волга» машинасында килде.

Казанда «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге оештырган «ретро-өмә» узды. Акция Россиядә өмәләр хәрәкәтенең бер гасырлык юбилеена багышланган иде. Анда Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.

«Бердәм Россия» партиясенең төбәк бүлеге сәркатибе Фәрит Мөхәммәтшин өмәгә килүчеләргә активлыклары өчен рәхмәт белдерде һәм 1 Май бәйрәме белән котлады.

«Фидакарь хезмәт, безнең республика халыклары арасында үзара хөрмәт, дуслык һәм татулык өчен иң ихлас сүзләремне җиткерәсем килә. Кайвакыт без бу ыгы-зыгы белән моны сизмибез, ә мондый бәйрәмнәрдә без моны искә алабыз, безгә бу бик кадерле», — дип белдерде ул.

«Өмә Парклар һәм скверлар булган яшәү тирәлеген үзебез тәртипкә китерүгә юнәлдерелгән. Моннан берничә дистә «КАМАЗ» машинасы тутырып чүп алып киткәннән соң, мин кешеләрдән азрак чүпләүләрен сорар идем», - диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Тулаем алганда, республикада торак пунктларны төзекләндерү өчен күп эшләр башкарыла, дип дәвам итте спикер. «Бердәм Россия» партиясе Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка «Ишегалларын тәртипкә китерәбез» проекты белән мөрәҗәгать итте.  «Ул (Миңнеханов — Т-и иск.) бу проектны хуплады, акча бүлеп биреләчәк», — дип сөйләде Мөхәммәтшин.

Иҗтимагый киңлекләр янындагы парковкада «АвтоРетроКлуб-21» республика иҗтимагый оешмасының ретро-автомобильләре экспозициясе оештырылган иде. Фәрит Мөхәммәтшин бирегә үзенең раритетлы «Волга» машинасында килгән иде.

Фото: Владимир Васильев

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев