Газга көйләнгән машиналарга транспорт салымы кимергә мөмкин
Хәзерге вакытта бу мәсьәлә карала, диде Рамил Сәхәпов.
Татарстанда автомобилен газга көйләгән машина хуҗалары өчен транспорт салымы түләүдә өстенлекләр булырга мөмкин. Бу хакта “Татар-информ”да узган матбугат конференциясендә ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының ягулык инфракструктурасы һәм газ белән тәэмин итү бүлеге башлыгы Рамил Сәхәпов әйтте.
Көнбатыш илләрендә автомобилен газга көйләгән машина хуҗаларына салым түләүдә өстенлекләр бирелә. Журналистларның Татарстан автосөючеләрен кайгыртып әйткән соравына Сәхәпов җавап бирде. “Хәзерге вакытта бу мәсьәлә карала. Минем уйлавымча якын киләчәктә карар кабул ителер”, – диде ул.
Фото: Ильнар Тухбатов
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев