Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Гүзәл Сәгыйтова Кариев театрыннан китә

Гүзәл Сәгыйтова — «Калеб» иҗат берләшмәсенә нигез салучыларның берсе.

Гүзәл Сәгыйтова Кариев театры директоры вазифасыннан китә.

«Бүген Гүзәл Сәгыйтова театр труппасы белән очрашты», - диде «Татар-информ»га үз чыганаклары.


Гүзәл Сәгыйтованың яңа эш урыны сер итеп саклана.

  • Г.Кариев исемендәге татар дәүләт яшь тамашачы театрына директор итеп Гүзәл Сәгыйтова 2018 елның сентябрендә билгеләнгән иде. 2020 елда ул Казан шәһәре думасына депутат итеп сайланды.
  • Гүзәл Сәгыйтова — «Калеб» иҗат берләшмәсенә нигез салучыларның берсе. 2019 елда Камал театрында пьесасы куелды.
  • Гүзәл Рәмзил кызы Сәгыйтова 2004 елда Башкорт дәүләт университетын «Филология» белгечлеге буенча тәмамлаган. 2007 елда аспирантураны укып бетергән. Филология фәннәре кандидаты, Казан дәүләт консерваториясендә доцент, татар теле кабинеты җитәкчесе. Татар теле, журналистика, татар драматургиясенә багышланган 30га якын фәнни хезмәт авторы. Кандидатлык диссертациясе Аяз Гыйләҗев драматургиясенә багышланган. 

Кариев театры директоры итеп Луиза Янсуар билгеләнәчәк. Труппага ул дүшәмбе көнне тәкъдим ителәчәк.

Луиза Янсуар бу урында Гүзәл Сәгыйтованы алыштырачак. Әлегә бу хәбәргә Луиза Янсуар да, Гүзәл Сәгыйтова да комментарий бирмәде. 

Луиза Янсуар Татар китабы йорты директоры иде. Бу вазифада ул ел ярым эшләде. 

Татар китабы йортын кем җитәкләячәге турында төгәл мәгълүмат юк. Подробнее: https://tatar-inform.tatar/news/culture/11-02-2021/kariev-teatry-direktory-itep-luiza-yansuar-bilgel-n-ch-k-5805621

Фото: Рамил Гали/архив

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев