Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Халыкның 25 проценты “тегенди”

Статистика күрсәткәнчә, Җир йөзендә психик чирлеләр саны елдан-ел арта. Хәзер дөньядагы 500 миллионнан артык кешенең психикасы тәртиптә түгел. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы белдергәнчә, 2020 елда кешене эшли алмаслык хәлгә җиткерүче биш чирнең берсе психик тайпылышларга бәйле булачак.

Бу мәсьәләдә Русиядә хәлләр бөтен дөньядагыга караганда да яман. Әгәр Җир йөзендәге халыкның 15 проценты психиатр ярдәменә мохтаҗ булса, бездә андыйлар - 25 процент. Экспертлар белдергәнчә, 90 нчы еллар белән чагыштырганда илдәге психиатрия клиникалары пациентлары ике тапкырга диярлек арткан. Болар: шизофрения, маниакаль-депрессив психоз, эпилепсиядән интегүчеләр. Нерв какшау, депрессия кебек чирләр хакында әйткән дә юк, алар инде күмәк төс алганнар һәм сан ягыннан йөрәк-кан тамырлары чирләреннән соң ажгырып икенче урынга чыкканнар.

Психик чирлеләрнең артуы ил икътисадында да чагылмый калмый: инвалидлар саны арта, ә җитештерү кими, диләр белгечләр. Мондый чирлеләрнең артуына исә илдәге эчкечелек, наркоманлык, ризык-эчемлекләр белән агулану, фәкыйрьлек, эшсезлек сәбәпче, имеш.

Яшәешнең артык ашкынулы төс алуы аеруча балаларга тәэсир итә һәм хәтта кечкенә русиялеләрнең 70-80 проценты төрле характердагы психик чир белән туа, имеш. Бала тыныч, хәерхаклы мохиттә тәрбияләнсә, үсә-үсә ул чирләр бетә, ә мондый мохит тудырылмый икән, аның чире көчәя бара, диләр белгечләр. Моннан тыш табиблар балада курку китереп чыгаручы һәм усаллыкка этәрүче уеннар һәм уенчыклар арта бара дип чаң кагалар. Моңа тагын телевидение көне-төне күрсәтеп рәхәт чиккән канлы күренешләрне дә өстәсәң...

Бүгенге көндә Русиядәге психиатрия клиникаларында 1 миллион 500 мең тирәсе кеше дәвалана. Андыйларга аерым җылы тәрбия кирәк дип, хәзер аларның яртысын өйләренә озатырга планлаштыралар. Илнең сәламәтлек өчен җаваплы оешмалары шул рәвешле дәүләт өстендәге йөкне психик чирлеләрнең якыннары җилкәсенә аудармакчылар. Ләкин ул чирлеләргә өйләрендә җылы мөнәсәбәт буласына һәм аларның терелеп китәсенә өмет бик аз. Аларны карый-карый туган-тумачалары үзләре ычкынмаса.

http://tatyash.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев